Җәй-Азнакай балаларының иң күңелле вакыты
Җәйге каникуллар чорында Мәдәни үзәк хезмәткәрләре балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар үткәрәләр.
Чираттагысы 27 июльдә Азнакайның Тарсус паркында үтте. «Җәй турында нәрсә беләбез» дип исемләнгән квест–уенда балалар ике төркемгә бүленеп, төрле биремнәр чиштеләр, барлык спорт уеннарында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар
"Җәй - елның иң күңелле һәм вакыйгаларга бай вакыты. Нәкъ менә җәй көне бик күп мөмкинлекләр ачыла, кояш баешын күзәтү дисеңме, елгада су коену дисеңме, сәяхәт итү дисеңме - болар барсы да кабатланмас хисләр бүләк итә! Ә бала-чагаларның саф һавада, табигатьтә йөрүләре, хәрәкәтчән уеннарда катнашулары сәламәтлекләренә бәяләп бетергесез файда да китерә!"- ди Мәдәни үзәк хезмәткәре Камил Галимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев