Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әгерҗе авылында Әниләр көне күңелле үтте

Бәйрәм чарасы Әниләр һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте.

Әгерҗе авылы башлыгы Назыйф Хәсәнов авылыбызның әниләрен бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә авыл ветераннар советы җитәкчесе Альбина Сафиуллина да кушылды.

Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Исламова һәм сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Ибраһимова матур шигырь сүзләре белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмдә юбилярлар исеменә дә матур котлау сүзләре яңгырады. 

Аннан соң әниләр бәйрәмчә бизәлгән Мәдәният йорты бинасына уздылар. Аларны авыл үзешчәннәре һәм район «Юлдаш» төркеме әзерләгән концерт программасы көтә иде.

Иң азактан Әгерҗе үзешчән сәнгать коллективы әзерләгән Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев