Әгерҗе авылында “Әбиләр чуагы” бик күңелле узды
Әле күптән түгел генә бөтен тирә-як яшеллеккә күмелгән иде. Менә көзләр дә килеп җитте.
Ләкин көзләр җитте дип моңсуланмады Әгерҗе авыл халкы, сентябрьнең бик матур бер көнендә авыл Мәдәният йорты каршына “Әбиләр чуагы”на җыелды.
Программа бик кызыклы, мавыктыргыч уеннар, күңелле, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды. Өстәлләр сый-нигъмәтләрдән, көзге муллыктан сыгылып торды, самовар гөжләде.
Көз кызы үзенең шигыре, яфраклары белән көз килүен искәртсә, Кызсылу исә уңышлар җыелып, икмәкнең табын түренә җитешүен хәбәр итте. Әгерҗе авылы ветераннар советы җитәкчесе Альбина Сафиуллина авылдашларын бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Яңа юл Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Идрисованың шулай оста җырлавына авыл халкы “гашыйк” булды.
Бәйрәмгә, әлбәттә, мәнәвезлеләр дә килгән иде. “Энҗе” вокаль ансамбле башкаручылары моңлы җырлары белән халык күңелен яулады. Камил Хәбибуллинның шаян, шул ук вакытта мәгънәви шигырьләрен тамашачылар тын да алмый тыңладылар. “Гөлстан” әдәбият-сәнгать берләшмәсеннән шагыйрә Зәния Хәсәнова махсус шушы бәйрәмгә дип үзенең шигырен язып алып килгән, аны сәнгатьле итеп укыды да. Әгерҗе авыл мәдәният йорты каршында оешкан “Яшь йөрәкләр” клубы куйган скетчтан халык “тәгәрәп” көлде. Алардагы осталык, юмор, җыр-моң... Чын артистлардан бер дә ким түгел.
Бәйрәм дәвам итте: кемдер сүз алды, яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Әгерҗе авылы килене Лилия Габитова моңлы җырларын сузды.
Кыскасы,бик күңелле узды бәйрәм. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәренә, ветераннар советына бик рәхмәтле калды халык. Рәхмәтләрнең иң зурысы – бәйрәмнең үзәгендә кайнаучы Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Исламовага иде.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Авылыбызның уңган-булган апа-әбиләре тәмле ризык-күчтәнәчләрен бер дә җәлләмәгәннәр. Кызу көзге эш чоры булса да, авыл халкы таралырга ашыкмады. “Бер очрашу – бер гомер” диләр бит. Тагын кайда болай очрашып, тәмләп сөйләшеп утырып була әле. Киләчәктә дә шундый күңелле очрашулар булып торсын әле.
Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев