Бу атнада районыбыз авыллары Сабан туй рухы белән яши.
Һәркайсында диярлек сөрән сугу йоласын да матур итеп уздырдылар. Тымытык авылында сөрән сугуны аеруча күңелле үтте: өч көн дәвамында бизәлгән ат җигеп, бүләкләр җыйдылар. Җырлы-биюле сөрән сугуда авыл халкы бик актив катнашты. Мондый тамашадан атлар да читтә калмаган, бию көенә ул да кушылып, бии башлаган. Атның хуҗасы – шушы авыл егете Гамир Кәримов. Аларның әтиләре Марат Кәримов – районның иң яхшы ат караучысы булган кеше. Атларга булган мәхәббәте улларына да күчкән.
– Аттан бәләкәйдән аерылган булмады, – ди Гамир абый. – Абыем Дамир да атлар тота, Сабан туенда чабышта да катнаша.
Нет комментариев