«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Азнакайда узган сайлап алу туры гала-концерт белән тәмамланды
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Азнакайда узган сайлап алу туры гала-концерт белән тәмамланды

Җиңүчеләр Казанда узачак суперфиналда катнашачак

«Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең юбилей туры быел Азнакайдан башланып китте. Өч көн дәвамында барган зона этабында Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан 1600 дән артык бала «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә үзләренең осталыкларын сынадылар. Жюри хөкеменә 300дән артык номер тәкъдим ителде.
 Мәдәният йортында узган гала-концертта район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул балаларны һәм аларның җитәкчеләрен, әти-әниләрен уңышлары белән тәбрикләп, барысына да иң изге теләкләрен юллады.
Сүз уңаеннан, фестиваль кысаларында тагын тугыз зона этабы үткәреләчәк. Суперфиналлар 19-24 апрельдә узачак. Ә төп гала-концерт 30 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Суперфиналга чыгучылар исемлеге – «Маяк» газетасында

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев