Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда «Созвездие — Йолдызлык» фестивале старт алды

Район-шәһәр Мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтә.

Анда катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, иҗат сөюче балаларга, аларны әзерләүче җитәкчеләренә уңышлар теләде.

Фестивальдә катнашучыларга шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Зилә Сөнгатуллина һәм фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов да изге теләкләрен юлладылар. 

Быел бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм Ватанны саклаучы елына багышлана.

Районда әлеге чара 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев