Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакай шәһәренең Монолит микрорайонында сөрән суктылар

Кичә Монолит микрорайонының урамнары милли моңнардан, уен-көлкедән гөрләп торды.

Биредә сөрән сугу – Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырылды. Анда халык актив катнашты, һәркем колгага бүләкләрен бәйләде.

– Монолит микрорайонында сөрән сугуны ел саен шулай матур, күңелле итеп уздырабыз. Быел да Мәдәни үзәк хезмәткәрләре халыкны биетеп, җырлаттылар. Безнең белән балалар да катнашты, алар да әнә шулай традицияләребезне, милли йолаларыбызны белеп үсә, – ди 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев