“Маяк” белән сәламәтлегегеңне ныгыт!
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

“Маяк” белән сәламәтлегегеңне ныгыт!

17 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр “Маяк” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына 6 айга язылучылар арасында Пушкин урамындагы күпләп сату базасында урнашкан “Медовая лавка” кибетеннән умартачылык продуктлары уйнатылды.

Аның барышы бүген, ягъни 29 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Инстаграмда aznakaevo_rt.ru аккаунтында туры эфирда яктыртылды.

Газетабызга язылучылардан барлыгы 20 квитанция килде. Җиңүчеләр исемлеге белән aznakaevo-rt.ru сайтында таныша аласыз.

Призларны эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә “Маяк” газетасы редакциясеннән 11 нче бүлмәдән килеп алырга була.

Умартачылык продуктлары – сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән чара!


Нет комментариев