Игътибар! “Маяк”тан яңа фотобәйге!
"МАЯК" БӘЙГЕЛӘРЕ

Игътибар! “Маяк”тан яңа фотобәйге!

Тиздән илебездә Ватан сакчылары көне билгеләп үтеләчәк.

Әлеге уңайдан “Маяк газетасы редакциясе, район балыкчылар клубы белән берлектә “Мин әтием белән балыкта” фотоконкурсын уздыра.

Анда бала һәм әтинең балык тоткан вакытта төшкән фотосурәтләре кабул ителә. Фотоларны 12 февральгә кадәр azmayak@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Исем-фамилиягезне һәм телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз.

12 февральдән 21 февральгә кадәр aznakaevo-rt.ru сайтында тавыш бирү барачак. Җиңүчеләр иң күп тавыш җыючылар арасында билгеләнә.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре дә әзерләдек, катнашмый калмагыз!

0+

 


Нет комментариев