Татарстанда 2007 елдан башлап “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе уздырыла.
Әлеге акция кысаларында Азнакай районында гына да ел саен ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге 200 дән артык балага хакимиятнең, предприятие-учреждениеләрнең уртак көче белән уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк ителә.
Быел беренче сыйныфка 780 бала керәчәк, 200 гә якыны ярдәмгә мохтаҗ. Быел да Белем көне алар өчен зур бәйрәмгә әверелер дип ышанабыз.
Нет комментариев