Азнакайда җептән кошлар ясау буенча мастер-класс узды.
“Сандугач” балалар бакчасы базасындагы “Компас” консультация үзәгендә җептән кошлар ясау буенча мастер-класс узды.
Ул “Әни шатлыгы” проекты кысаларында әниләр, әбиләр белән берлектә үткәрелде.
“Балалар әти-әниләре белән бергәләп нәрсәдер ясарга яраталар. Мондый уртак эшчәнлек алар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итә“, – ди бакча мөдире Нәфисә Шәфыйкова.
Нет комментариев