Физика фәне буенча 7-11 нче сыйныф укучылары арасында узган “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабында Азнакай укучылары үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Йомгаклау этабында районның 4 мәктәбеннән 5 укучы катнашты. 4 нче лицейның 8 нче сыйныфы укучысы Вилена Филипова һәм Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Таһир Хәмидуллин югары баллар җыеп, призер булдылар.
Нет комментариев