Азнакай шәһәренең 19 нчы «Тамчыка» балалар бакчсаында ТАСРР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чара узды.
Татар теле тәрбиячесе Клара Камилова халкыбызның мәдәнияты турында сөйләште, балалар белән “Буш урын”, “Күчтем-күч” уеннарын уйнадылар. Музыка җитәкчесе Рәмилә Латыйпова милли бию куйды. Тәрбиячеләр Винария Шартдинова, Алсу Котенева, Алсу Игътисамова белән балалар шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр.
Кичә күмәк башкаруда «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән тәмамланды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев