Азнакайның «Гнездышко” балалар бакчасы чисталыкка өнди
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның «Гнездышко” балалар бакчасы чисталыкка өнди

Хәзер ишек аллары тулы машина, аяк атларга урын юк дисәң дә һич арттыру булмас.

Мәктәпләргә, балалар бакчаларына да балаларын әти-әниләр машинада гына китерәләр. Матди байлык, шөкер итәрлек, ә менә эчке культура дигәне җитеп бетми әлегә.

Шәһәребездәге 8 нче “Гнездышко” балалар бакчасы машина хуҗаларына мөрәҗәгать белән чыккан.

“Безнең балалар бакчасы кырында машиналарын куйган кешеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: артыгыздан чүпләрегезне җыештырсагыз иде. Балаларга начар үрнәк күрсәтәбез бит”, - ди бакча мөдире Фәридә Мөстәкыймова.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев