Җәлил бистәсендә яшәүче 7 яшьлек Илүзә Галиевада былтыр көзен яман чир - рабдомиосаркома ачыклана.
Әти-әниләре, туганнары белән бергә аның тормышы өчен табиблар, игелекле кешеләр дә көрәшә.
Илүзәгә ярдәм йөзеннән Азнакай 9 нчы урта мәктәбе укучылары, әти- әниләре, укытучылары Яңа Юл, Мәнәвез бистәләрендә, Карамалы, Уразай, Әгерҗе авылларында хәйрия ярминкәләре уздырдылар. Тамчыдан күл җыела диләр, теләгән кешеләр Илүзәнең әнисе Алсу счетына акча күчерә алалар.
Нет комментариев