“Финанс белеме буенча иң яхшы дәрес” педагогик осталык республика конкурсында җиңүчеләр арасында Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбе укытучысы Рузалия Кашапова да бар.
Ул “Мошенниклар капкыны: аларны ничек ачыкларга һәм финансларны сакларга” дигән номинациядә җиңүче булды.
Рузалия Кашапова тарих һәм җәмгыять белеме укыта.
Әлеге бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан төбәкара гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасы методик үзәге белән берлектә Милли банк бүлекчәсе уздырган.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев