Азнакайда тагын бер балалар автошәрчеге ачылды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда тагын бер балалар автошәрчеге ачылды

Азнакайның 16 нчы “Әкият” балалар бакчасында автошәрчек ачылды.

Бу – шәһәребездә икенче шундый мәйданчык. Хәзер балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен теориядә генә түгел, практикадада өйрәнү мөмкинлеге туды.

– Шефларыбыз “СБК-Техносервис” җәмгыятенә, район җитәкчелегенә зур рәхмәтләбез. Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты, – ди бакча мөдире Лилия Гәрәйшина.

Шатлыклы вакыйга белән котлап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге автошәһәрчекне төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Балалар исә кунакларга бик матур чыгыш әзерләгән иделәр.


Нет комментариев