Бу көннәрдә районыбызда Май чабу бәйрәмнәре гөрләп узды.
"Коймак бәйрәме" театральләштерелгән тамаша рәвешендә башланып китте. Мәйданга бәйрәмнең символы - Карачкы чыгып утыргач, Убырлы, Аю, башка әкият геройлары балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, коймак белән сыйландылар.
Нет комментариев