Азнакай Мәдәният йортында “Көзге моңнар” дигән концерт узды.
Тамашачылар район сәнгать осталарының җырларын, шигырьләрен тыңлап, биюләрен карап хозурландылар.
Мәдәният йортында эшләп килүче иҗат коллективлары һәм түгәрәкләре бу юлы да үзләренең югары талантка ия булуларын күрсәттеләр. Концертта якташ шагыйрьләр һәм композиторларның әсәрләре яңгыравы да туган ягыбызның рухи, мәдәни байлыгын киң чагылдырды.
Нет комментариев