Азнакайда балалар бакчасына йөрүче 163 баланы эвакуацияләгәннәр (ФОТО)
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда балалар бакчасына йөрүче 163 баланы эвакуацияләгәннәр (ФОТО)

Беренче катта урнашкан музыка залында чыккан “янгын” нәтиҗәсендә бакчага йөрүче 163 баланы һәм 34 хезмәткәрне тиз арада эвакуацияләделәр.

Азнакайның 1 нче “Кыңгырау” балалар бакчасында йөрәнүләр узды.

Беренче катта урнашкан музыка залында чыккан “янгын” нәтиҗәсендә бакчага йөрүче 163 баланы һәм 34 хезмәткәрне тиз арада эвакуацияләделәр.

— Иң мөһиме – югалып калмаска, – ңи бакча мөдире Раушания Сәхбетдинова. – Хезмәткәрләрнең белемнәре һәм осталыклары бар, чөнки бездә әледән-әле планлы инструктажлар үткәрелеп тора.

Мондый тревогалар балалар бакчаларында елга ике тапкыр үткәрәләр. Шундый ук өйрәнүләр мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә, сырхауханәләрдә дә оештырыла.

– Мондый өйрәнүләр барышында без эвакуация юлын ничек дөрес табарга икәнлеген өйрәтәбез. Кисәтүләр дә күбрәк тәкъдим итү, аңлату характерында, – ди Азнакай районының янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Хәйруллин.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев