Азнакай әтиләре бала тәрбияләүгә актив тартылалар
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай әтиләре бала тәрбияләүгә актив тартылалар

Азнакай шәһәренең 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасындагы “Компас” консультатив үзәгендә”Әти белән бергә” дигән мастер-класс узды.

“Әлеге чара әтиләрне балалар тәрбияләүгә активрак тартуны күздә тотып оештырылды”, - ди бакча мөдире Нәфисә Шәфыйкова.

Әтиләр балалары белән бергә оча торган елан ясадылар.

Инде хәбәр итүебезчә, “Сандугач” балалар бакчасы 1 млн сумлык грант отты. Федераль бюджеттан бирелгән әлеге акчалар матди-техник базаны ныгытуга һәм “Әти-әниләр компасы” дигән проектны гамәлгә ашыруга тотыла. Әлеге проект мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган әти-әниләргә психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Бушлай бу ярдәмне районның барлык әти-әниләре ала ала.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев