Азнакай әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак

16 мартта 13.15 сәгатьтә Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе уздырыла.

“ Акциядә 2022 елгы чыгарылыш укучыларының әти-әниләре катнаша. Алар балалары урынында булып карап, математика буенча бердәм дәүләт имтиханы процедурасын башыннан ахырына кадәр узачаклар“, - ди БДИ буенча муниципаль координатор Миләүшә Галимҗанова.

Бу көнне шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары да сынау тота ала. Имтихан вакыты – 1 сәгать.


Нет комментариев