Анда хакимият органнары вәкилләре, идарәчеләр, педагоглар, методистлар, психологлар, мәктәп җитәкчеләре, предприятие директорлары, мәгариф өлкәсендәге архитекторлар җыела. Халыкара форумда Азнакай районының 40 педагогы катнашта.
– Бу район мәгарифен үстерүгә үз өлешеңне кертү, танылган педагоглар, коллегалар белән аралашу, үз идеяләрең белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек. Форум иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында дәвам итәчәк, – дип тәэсирләре белән уртаклашты мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина.
Нет комментариев