Татарстан Республикасында иң яхшы төбәк практикаларын ачыклау буенча беренче төбәк бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Ул 2022 елда «Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Азнакай районыннан анда 6 укытучы һәм 5 методистның 8 эше чыкты.
ФГОС таләпләрен исәпкә алып, төп белем бирү программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча идарәче һәм педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү юнәлешендә мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Галимҗанова, 8 һәм 7 нче мәктәпнең физкультура укытучылары Фаварис Ильясов, Илһам Салифов – беренче, мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Вәлиева, 8 нче мәктәпнең математика укытучысы Валентина Виноградова икенче урынга лаек булдылар.
Нет комментариев