2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан районыбызда бу юнәлештә күп төрле эшләр һәм чаралар башкарыла. Авыл мәктәпләре өлкән буынны заман технологияләре белән таныштыруга алынды.
“Чубар-Абдул урта мәктәбе базасында өлкән яшьтәге халык арасында цифрлы грамоталылык дәресләр башланды. Аның барышында информацион технологияләр, компьютер күнекмәләрен үзләштерү белән танышу бара”, – ди Чубар-Абдул мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Фәтхетдинова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев