Азнакай 2 нче мәктәбендә әфган сугышы ветераны белән очраштылар
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай 2 нче мәктәбендә әфган сугышы ветераны белән очраштылар

Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 33 ел тулу һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан район мәктәпләрендә Батырлык дәресләре бара.

Шундый истәлекле очрашу шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә әфганчы Равил Аитов белән оештырылды.
 "Минем бабам әфган сугышы ветераны" темасы чагылдырылган класс сәгатендә мөхтәрәм кунак икенче сыйныф укучыларына үзенең сугышчан дуслары, солдат юллары хакында сөйләде. Оныгы - Алия Хәбибуллина бу минутларда аеруча горурлык кичереп утырды һәм үзе дә бабасы турында сыйныфташлары алдында бик матур чыгыш ясады.
Патриотик хисләр уяткан дәрес укучыларның күңелендә озак сакланыр әле.


Нет комментариев