Азнакайның яшь экологлары район данын лаеклы яклады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның яшь экологлары район данын лаеклы яклады

Казанда узган А.М.Терентьев исемендәге укучыларның XXXII Идел буе фәнни экологик конференциясендә Азнакайның яшь экологлары уңышлы чыгыш ясады.

Конференциядә Актүбә бистәсе 3 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәридә Латыйпова икенче урынны яулады. Актүбәнең 2 нче мәктәбеннән Илдан Хөснуллин (9 нчы сыйныф) һәм Игорь Семашко (10 нчы сыйныф), Мәлбагыш мәктәбеннән Иллария Әгъләмова һәм Ләйсән Кадыйрова өченче булдылар.

Сергей Важнов (Актүбә бистәсе 2 нче мәктәбе, 8 нче сыйныф) – дүртенче, Елизавета Есипова (Актүбәнең 1 нче мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы) – бишенче урыннарны алдылар.

Укучыларның җитәкчеләре: Зинира Шәмсетдинова, Ләлә Гаязова, Фәния Мозаффарова, Гөлнур Ашурова.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев