Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе академиясендә экология буенча 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм республика турлары узды.
Ул теория һәм практика өлешеннән торды. Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучысы Данил Смиронов (җитәкчесе С.Шәфыйгуллина) һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучысы Әдилә Абдуллина (җитәкчесе Ф.Зарипова) призер булдылар.
Нет комментариев