19-21 майда Казан шәһәренең «Дуслык» сәламәтләндерү үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика күләм конкурсының финалы узды.
Республика жюри карары белән конкурсның финал ярышларында катнашу өчен 8 отряд сайлап алынды. Алар арасында Азнакай шәһәренең 5 нче мәктәп профилактика отряды «Буревестник» та катнашты (отряд җитәкчесе Ганиева Әминә). Отрядлар өч төрле сынау үттеләр. Ул - отряд эшчәнлеген презентацияләү, "хокук белеме нигезләре" темасына тест үткәрү, сафка әзерлек смотры. Финал нәтиҗәләре буенча 5 нче мәктәпнең "Буревестник" отряды Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев