3 сентябрьдә азнакайлылар, Бөтенроссия акциясенә кушылып, шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында «Җиңү диктанты» яздылар.
Быел әлеге чарада 53 кеше – район җитәкчелеге, депутатлар, мәктәп директорлары, тарих укытучылары һәм укучылар катнашты.
Алар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр.
– «Җиңү диктанты» – үткәнебезне белү буенча көчне сынап карарга, Бөек Ватан сугышы тарихы һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче чараларның берсе, – ди мәгариф идарәсе методисты Регина Хәбипова.
Нет комментариев