Герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Азнакайның Чубар-Абдул авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Җырым белән җиңдем дошманны» дигән әдәби дәрес узды.
Әлеге дәрес барышында мәктәп укучылары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары искә алынды, шигырьләре яттан сөйләнде. Китапханә әзерләгән күркәзмәгә балалар күзәтү ясадылар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев