Географик диктант районның 13 мәктәбе мәйданчыгында узды.
Анда барлыгы 445 катнашты. Иң өлкән катнашучыга – 63, ә кечесенә 6 яшь иде.
“Диктант башланыр алдыннан катнашучылар Антарктидада Россия экспедициясе әгъзалары һәм Халыкара космос станциясе экипажы әгъзалары видеомөрәҗәгатен карадылар. Диктант тәмамлангач, аның барлык катнашучыларына таныклыклар тапшырылды, ә үз нәтиҗәләреңне Диктант сайтында (dictant.rgo.ru) 2022 елның 30 ноябреннән соң табарга мөмкин. Моның өчен бланкның идентификация номерын кертергә яки искәрмәләр өчен бланкта урнашкан QR-кодны сканлаштырырга кирәк”, – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев