Югары Стәрле авылы китапханәсендә “Бердәмлектә безнең көч” дигән тарихи кичә узган.
“Балаларга Халыклар бердәмлеге бәйрәменең тарихын, илебездә төрле милләтләрнең бердәм, тату яшәүләре, туган җирне яратырга кирәклеге хакында сөйләдек. Алар халык геройлары Минин, Пожарский, Сусанин турында кызыксынып тыңладылар. Соңыннан биремнәр буенча эшләделәр, сорауларга җавап бирделәр”, - ди китапханәче Назира Латыйфуллина.
Нет комментариев