Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче “АРТИСТиКО” театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр “Бабай – эндәшмә” театральләштерелгән уенда төрле рольләргә кереп карый алдылар.
“Чираттагы занятиедә балалар әти-әниләре белән бергә могҗизалы театр дөньясына чумдылар. Мондый уртак уеннар гаиләне ныгыта, бер-берсенә якынайта, иҗади мохит тудыра. Театральләштерелгән уеннарда иң аз сүзле, оялчан балалар да ачылып китә, фикерләрен белдерергә өйрәнә, башкалар белән аралашучанлыклары арта”, – ди балалар белән эш буенча методист Валентина Мөбарәкшина.
Нет комментариев