Актүбә бистәсендә “Татнефть” җәмгыятенең «Яшел калкан» экологик программасы тормышка ашырыла башлады.
Аның бер проекты – балаларда экологик культура тәрбияләү.
Компания пластик шешәләр һәм аларның бөкеләрен, кулланылган батарейкаларны җыяр өчен мәктәпләргә, балалар бакчаларына махсус контейнерлар урнаштырды.
– Проект бистәбездә экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән. Аны балалардан башлау отышлы. Алар үскәч үз балаларына бу белемнәрне тапшырачак, шулай итеп, буыннан-буынга дәвам итәчәк һәм халыкта экологик культура тәрбияләнәчәк, – ди Актүбә 3 нче урта мәктәбе директоры Әдилә Галеева.
Киләчәктә мондый контейнерлар бистә урамнарында да урын алачак.
Нет комментариев