Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәлбагыш мәктәбе шахмат зоналы булды

Районыбызның 19 мәктәбендә шахмат зоналары ачылу тантаналары узды.

Аның чираттагысы Мәлбагыш урта мәктәбендә ачылды. Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Азат Әхмәтшин, мәктәп директорлары катнашты. Коллектив кунакларны чәк-чәкләр, җырлар белән бәйрәмчә каршы алды.

«Бердәм Россия» партиясе республика күләмендә шахмат зоналары ачу буенча инициатива белән чыккан иде. «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында ул тормышка ашырыла башлады. Районыбыз мәгариф учреждениеләре әлеге проектны күтәреп алып, һәр мәктәптә менә шундый матур шахмат зоналары булдырдылар”, – диде Дамир Гыйләҗев.

Февраль-март аенда барлыгы 19 мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Ә инде 4 мәктәптә шахмат түгәрәкләре “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелгән «Үсеш ноктасы» үзәкләрендә эшләп килә иде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белдергәнчә, иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә нәтиҗәләр 19 мартта ясалачак. Мәктәпләрдә шахмат турнирының сайлап алу турлары, апрельдә исә район башлыгы призына муниципаль этабы узачак.

“Авыл балаларына белем һәм тәрбия алу өчен яхшы шартлар тудырыла. “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә мәктәбебезгә бик яхшы ремонт ясалды, заманча биологик кабинет ачылды. Инде менә зиһенне, фикерләү сәләтен үстерә торган уенга – шахматка да юл ачылды, – дип Азат Әхмәтшин изге теләкләрен җиткерде һәм шахмат бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев