Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Төбәгемдә милләтләр дуслыгы” исемле чара үтте

Төбәгебездә берничә милләт вәкиле үзара дус, тату яши.

Анда районның иҗтимагый Совет рәисе Лилия Әхмәдишина, Татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе рәисе Зөлхия Миннеханова, шәһәребез гимназиясендә, 7нче  гомум урта белем бирү мәктәбендә укучылар туган телебезнең иркенлеге, матурлыгы турында фикер алыштылар, районыбызда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән таныштылар.

Төбәгебездә берничә милләт вәкиле үзара дус, тату яши. Халыклар төрле булса да, хуҗалык итү, мәдәниятләре уртак. Үз телләрендә рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гореф-гадәтләренә тугры калып гомер кичерәләр. Районыбызның бердәнбер чуваш авылы – Якты Кул шуның бер мисалы. Күпфункцияле Үзәк мөдире Мәҗит Ибраһимов авыл халкының бердәм булуын, актив тормыш алып баруларын, җырга – моңга һәвәс булулары турында сөйләде.  Үзәк каршында эшләп килүче “Нарспи” фольклор коллективыхалык җырларын башкарды. Җитәкчесе Зилә Хәйретдинова коллектив белән таныштырды. Биредә 65 яшьтән өлкән апа – абыйлар йөри.  Шулай ук 7нче урта мәктәптә үткәрелүче “Әдәби туган як” түгәрәгенә (җитәкчеләре – татар теле, әдәбияты укытучысы Фирүзә Кашапова) йөрүче балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Гимназия укучылары татар һәм рус халык биюләрен башкардылар.

-Бүгенге чара чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы бәйрәме булды, - ди музей экскурсоводы  Гөлфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев