Яшел елан елына кердек, ә еланнарның ниндиләре генә юк.
Дөньяда иң эре елан – буар елан анаконда. Ул Көньяк Американың тропик урманнарында, сазлыкта яши.
Иң озын агулы елан – “патша кобрасы” Көньяк-көнчыгыш Азиядә очрый. Озынлыгы 5метр ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Патша кобрасының чагуы, мәсәлән, филне дә үтерә.
Африкада иң зур тешле кара елан – габон яши. Аның озынлыгы 1,83 см, теше 5 см.
Австралиядә яшәүче иң озын коры җир еланы тайпанның буе 2 метрга җитә. Бер тайпаннан 110 миллиграмм агу сыгарга мөмкин, бу 218 тычканны үтерергә җитә.
Фото Официальное Азнакаево
Нет комментариев