Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Зөбәрҗәт туегыз котлы булсын!

Азнакай районы Урманай авылында яшәүче Мөдәрис Габделихсан улы һәм Роза Мөхәммәди кызы Шәйхуловлар 28 мартта зөбәрҗәт туйларын билгеләп узалар. Язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 55 ел гомер үтеп киткән. 2 апрельдә әниебезнең туган көне дә.

Безнең кадерлеләребез! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Ходай саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын.

Бу гомерләр, искән җилләр кебек,

Сизелмичә үтеп китәләр.

Гомер юлларында, бәхет теләп,

Гел елмайсын якты иртәләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту

Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

Бергә кичерелгән һәммәсе...

Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар

Кунак булып җирдә йөрергә.

 

Изге теләкләр белән: улыгыз Данис, киленнәрегез, оныкларыгыз, Мәмдүдә апагыз, туганнарыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев