Юбилеең котлы булсын!
Чалпы авылында туып-үсеп, Азнакай шәһәрендә гомер итүче иң кадерле, газиз кешебез Мөхәммәдиева Заря Нәби кызына – 80 яшь.
Мәрхәмәтле, газиз әниебез, сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, бәхет телибез. Үз тормышыбызны корып, әти-әниләр булсак та, синең биргән киңәшләрең безгә көч бирә. Кадерлебез, синең һәрвакыт йөзең якты, табының сыйлы, балаларыңа, туганнарыңа игелек кылып яшисең.
Без телибез Сиңа – чын күңелдән,
Теләкләрнең бары изгесен.
Һәрбер көнең үтсен шатлык белән,
Көләч йөзең һәрчак балкысын.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың Азнакай-Актүбә-Әлмәт-Алабуга-Бөгелмә-Лаеш-Казан-Мәскәү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев