Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбриклим! Юлларны төзекләндерү – бүген районыбыз инфраструктурасы үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. Автомобиль юллары идарәсе коллективы көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Алдыгызга зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны бирәсез. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгыртасыз, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге сезнең хезмәткә бәйле. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.

 

Марсель Шайдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев