Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

Бүген хөрмәтле хезмәттәшебез, озак еллар дәвамында районыбызның “Маяк” газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән, Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, ТР Журналистлар берлеге һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, журналистикада үз исеме булган “Бәллүр каләм” иясе, “Шәһри Казан” газетасының бүлек мөдире, бүгенге көндә “Мәгариф” журналы редакторы урынбасары, танылган журналист, прозаик Фәизова (Исмәгыйлова) Расиха Габделбәр кызының гомер бәйрәме – олы юбилее.

... Чубар Абдул авылында дөньяга килгән Расиха исемле бик чибәр, акыллы кыз кечкенәдән үк иҗат утларында яна, аның язма, мәкаләләре мәктәпнең стена газеталары, районның “Маяк”, республика журналларында да басылып килә. Шуңа да Азнакайдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике дә уйлап тормыйча ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы тзмамлагач, туган яклары Азнакайдагы “Маяк” газетасына эшкә кайта. Биредә ике дистә елдан артык җаваплы секретарь булып эшли. Газетаның эчтәлеге, бизәлеше нәкъ менә аның фантазиясенә бәйле. Кечкенәдән үк рәсем сәнгате белән мавыккан кызның ижаты газетаны бизәүдә чагылыш тапмый калмый. Расиха Фаизова язган мәкаләләр дә газетада энҗе бөртеге кебек үзенчәлекле, аерылып тора. Шушы чорда аның районның хуҗалык председательләре турында язылган “Чык Азнакай кырларына” китабы дөнья күрә һәм ул Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премиягә лаек була. Иң әһәмиятлесе – ул районның иң танылган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен тарих битләренә язып калдыра.

2007 елдан Расиха Габделбәр кызының хезмәт юлы Казан шәһәрендә дәвам итә. “Шәһри Казан” газетасында сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшләү дәвамында Татарстан сынлы сәнгатенең йөзен билгеләүче , төрле жанрда эшләүче осталар хакында йөзәрләгән язмалары дөнья күрә. Талантлы ханымның журналистикадагы хезмәте “Татмедиа”, ТР Рәссамнар берлеге, “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале, “Сәләт” иҗтимагый оешмасы һ. б. тарафыннан да билгеләп үтелә. Республикакүләм бәйгеләрдә яулаган бүләкләре арасында “Татарстан Республикасында халык сәнгате һөнәрләренең икътисади яңарышы”конкурсында җиңгән өчен бирелгән “Меркурийның алтын каләме” дә бар.

Расиха һәм Илдар Исмәгыйловлар тигез, тату гаиләдә үзләре кебек үк тырыш, уңган, берсеннән-берсе чибәр ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары да Расиханың үзе кебек үк иҗат дөньясына чумган. Рәссам -хаттат, каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлованың исеме инде җөмһүриятебездә генә түгел, бөтендөнья буенча танылып килә.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, дустыбыз! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаиләңдә иминлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз. Каләмең беркайчан да тутыкмасын, балаларың һәрчак уңышлары белән сөендереп торсын! Тормыш иптәшең Илдар белән тигез булып, куанычлы, озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе хезмәт коллективы, матбугат ветераннары

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев