Юбилеең мөбарәк булсын!
Буралы авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез СИТДЫЙКОВА Фаягөл Нуртдин кызын 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
Әтиебез Рәфис белән 3 балага гомер биреп, укытып, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Хәзерге вакытта, Аллага шөкер, һәрберебез үз тормышларыбыз белән гомер итәбез, балалар үстереп, оныклар сөеп яшибез.
Кадерле әни! Син безнең өчен барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче газиз кешебез.
Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисең. Безне дә үзең кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәттең. Әни, бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Әти белән тигезлектә, күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып, озак яшәгез! Картлыгыгыз тынычлыкта һәм муллыкта узсын!
Дистәләрне кушып дистәләргә
Сүтәсең сиң гомер йомгагын.
Һәркем өчен маяк булыр иде
Әнкәй, синең үткән елларың.
Тормыш кичкән чакта авыр булды,
Сыгылмадың җилдә-давылда.
Түземлегең күреп сокланмыйча
Калган кеше бармы авылда?!
Үзең уңган, үзең кешелекле,
Шуңа күрә арта хөрмәтең.
Сиңа карап төшендек без, әнкәй,
Яшәү серен, гомер кыйммәтен.
Тик бер генә безгә яшәү язган,
Тик бер генә яшәү мизгеле.
Без бәхетле булыр идек, әнкәй,
Яши алсак синең шикелле!
Әтиебез Рәфис, балаларың Радис-Зөлфия, Фәһимә-Ринат, Фәридә-Марат, онык-оныкчыкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев