Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юбилеең котлы булсын!

    Язның шушы матур чорында безнең өчен бик кадерле булган, хөрмәтле әтиебез, бабабыз, җизнәбез Нәкыев Хәким Гали улы үзенең гомер бәйрәмен 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Һәммәбез өчен киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел, олы йөрәкле, ышанычлы туган ул. Ул яшьли үз юлын табып, бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлады. Кайда гына эшләсә дә, үз эшенең белемле остасы булды, хезмәтен югары дәрәҗәдә башкарды. Аның хезмәте һәрчак югары бәяләнде, Мактау грамоталары белән билгеләнде.

    Ул 2011 елда Татарстанның атказанган агрономы исеменә лаек булды. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, барыбызга да үрнәк күрсәтеп намазда, изге динебез юлында яши.

    Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Син безгә зур үрнәк, ныклы терәк. Безнең уңышларыбызның нигезе дә – синең тырышлыгың, тәрбияң, әти! Яныбызда булуың өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлебез!

    Иң изге теләкләр белән: балаларың Илнур-Гөлназ, Зөлфия-Рамил, оныкларың, Илдар баҗаң, Ләлә балдызың һәм аларның балалары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: