Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юбилеең котлы булсын!

    Әниебез Төхвәтуллина Луиза Фоат кызына 15 октябрьдә 70 яшь тула.

    Кадерлебезне юбилее белән кайнар котлыйбыз.

    Әни! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешебез, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

    Котлы булсын юбилеең,

    Бәхетләрең килсен күренеп.

    Куанычлар гына юлдаш булсын,

    Яшә шатлыкларга төренеп.

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Варис, балаларың, киявең, оныкларың

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: