Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

Сәпәй авылында туып-үскән олы хөрмәткә лаек туганыбыз  Солтанов  Мирфаяз  Мирхаҗиян  улына 70 яшь  тула.

Ул  К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы  академиясендә һәм  аспирантурада укып,  фән  кандидаты  дәрәҗәсенә  иреште. Алган белеме буенча күп еллар  дәвамында авыл хуҗалыгы оешмаларында  эшләде. Бөгелмә, Әлмәт югары уку  йортларында  студентларга  белем  бирде. Туганыбыз  150 дән  артык  фәнни  һәм  уку  әсбаплары авторы да. Аның Сәпәй, Мачаклыбаш, Зирекле Елга  авыллары  турындагы  тарихи  китаплары, күп еллар шул  авыллар  тарихын тырышып өйрәнү  нәтиҗәсе булды. Бу уңышларга ул  тырыш хезмәте, үҗәтлеге, сабырлыгы белән  иреште. Күптән  түгел  район  башлыгы туганыбызны «Азнакай районына 90 ел” медале белән  бүләкләде. Кадерле  туганыбыз, Мирфаяз! Сине олы  юбилеең  белән котлыйбыз. Сиңа  ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның куанычын күреп, тормыш  иптәшең Рәйсә белән бәхетле яшәвегезне телибез

Туганнарың: Франс-Вәсимә, София-Виктор, Әлфия-Әнис, Рофия-Фәрит, Фирдания һәм балалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев