Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

​​​​​​​Балтач авылында яшәүче иң якын кешебез – Сираев Насих Фоат улының 70 яшьлек юбилее!

Әти! Без сине барыбыз бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз! Кадерлебез, син безнең өчен һәрчак таянычыбыз, сабыр холыклы, олы җанлы, кешелекле, ярдәмчел, зур хөрмәткә лаеклы, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулаган кеше. Тормышта гаиләңнең таянычы, терәге син һәм безнең өчен бик кадерле, бик кирәкле кеше!

Әни белән бергә 44 ел матур итеп яшисез. Безгә – балаларыгызга яхшы тәрбия биреп, укытып, акыллы киңәшләрегезне биреп олы тормыш юлына чыгардыгыз. Без сезне бик яратабыз, рәхмәт сезгә!

Әти! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык сәламәтлек телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезгә терәк, кирәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның ихтирамын тоеп, тынычлыкта, муллыкта тигез гомер итәргә язсын.

 

Әткәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл

Синең белән туган йорт ямьле.

Әни белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез

Без сагынып кайтып кергәндә

 

Иң изге теләкләр белән: әниең Зәкия, бабаң Миннулла, әбиең Наҗия, тормыш иптәшең Тәнзилә, кызың Гөлнур, улың Илнур, киявең Рәшид, киленең Гөлназ, оныкларың Айдар, Азалия, Булат, Самат, кода-кодагыйларың, туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев