Хатын-кызның матур сыйфатларын үзеңә туплагансың син!
Зәвык һәм гүзәллегең, ачык йөзең, бар яңалыклардан хәбәрдарлыгың, кешеләргә булган игътибар-ихтирамың өчен сине хөрмәт итәбез. Тормыш белән барган бу мавыктыргыч уенда синең файдаңа хисап 5:0! Шундый булуың белән безгә кадерле син!
Юбилеең белән тәбрикләп сиңа ныклы сәламәтлек, якыннарыңның җылысына төренеп яшәвеңне, хезмәтеңдә тагын да зур уңышларга ирешүеңне телибез!
Зур ихтирам белән, редакция коллективы
Нет комментариев