Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле укытучыбыз, юбилеегыз белән!

Бу сүзләребезне йөрәгебезгә иң якын, иң кадерле булган кешеләребезнең берсе - яраткан сыйныф җитәкчебезгә багышлыйбыз.

Күңел дәфтәрен актарып утырабыз. Әле башлангыч мәктәпне тәмамлап кына киләбез. Безнең күңелләрдә тик бер сорау: киләчәктә сыйныф җитәкчебез кем булыр? Зур кызыксыну һәм түземсезлек белән сыйныф җитәкчесен көтә башладык. Ниһаять, ул килде... Сыйныф бүлмәсе әйтерсең кояш нурлары белән тулды. Укытучы өстәле янына барып басты да, безнең белән танышты һәм үзе артыннан җитәкләп, безнең балаларны белем дөньясына алып китте. Шушы бер күрүдә үз иткән, якын күргән, яраткан кешебез Муллаева Гөлнур Шәрипҗан кызы безнең балаларны – 27 укучыны үз канаты астына алып, биш ел гомерен аларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлады. Ниндидер могҗизалар көткән күңелләргә ачкыч таба белде. Ул һәрвакыт ягымлы итеп елмая, шул ук вакытта таләпчән булуын һәм кырыслыгын да күрсәтергә өлгерә, һәр яктан да балаларга үрнәк кеше: киң күңелле, гадел, искиткеч сабыр сыйныф җитәкчесе, математика укытучысы, әни кеше... Эшләү дәверендә ул балаларга белем һәм тәрбия генә түгел, үзенең йөрәк җылысын да бирде, тормышны танырга, авырлыкларны җиңәргә, ялгышларны вакытында төзәтергә өйрәтте.

Яраткан сыйныф җитәкчебез, зур хөрмәткә лаек укытучыбыз шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны бу шатлыклы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Йөрәкләрдә булган изге теләкләр, күңелләрне биләгән ярату һәм соклану хисләре бүген Сезгә котлау булып барып ирешсеннәр иде.

Сез иң гүзәл дә, иң тыйнак та, иң сабыр да, иң күркәм дә... Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле сыйныф җитәкчебез!

Киләчәк көннәрегездә якыннарыгыз белән бәхетле мизгелләр кичереп, безнең белән шатлыкны да, борчуны да уртаклашып яшәргә насыйп булсын Сезгә!

Сезне яратып, Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 9 А классы укучылары һәм ата-аналары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев