Азнакаево
  • Рус Тат
  • Вахитов совхозында туып-үсеп, хәзерге көндә Азнакай шәһәрендә гомер итүче сеңлебез, апабыз Бикмөхәммәтова Наилә Хаҗиәхмәт кызын олы юбилее белән тәбриклибез

    Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 60 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең.

    Кешене бәхет тудырмый, үз бәхетен кеше үзе ясый. Син бәхетеңне үзең коеп, иреңә, ике кызыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың, һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең белән каршы алганың өчен рәхмәт сиңа. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа.

    Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,

    Тыныч булсын һәрчак күңелең.

    Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

    Кояшларга тиңе гомернең.

    Иң изге теләкләр белән: туганнарың исеменнән сеңлең Нәҗибә Алабуга-Яр Чаллы

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: